«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»: кемгә – мәхәббәт, кемгә – бер җәдитче трагедиясе


«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»: кемгә – мәхәббәт, кемгә – бер җәдитче трагедиясе


Камал театрында премьера – режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев үзенең «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» драмасын чыгарды. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында журналист Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.

Драматург Мансур Гыйләҗев, Илгиз Зәйниевның «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» драмасы «Ситса туй»ны да уздырып җибәрәчәк хит булачак, дип бәяләде. Мин аны «театр эстетлары өчен кызыклы, театрны үстерә торган әсәр» дип бәяләсәм дә, хит ук булыр дип фаразламаган идем, әмма тәҗрибәле драматургка ышанам: хит икән – хит!

«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» – Илгиз Зәйниевның 2016 елда татар театрының 110 еллыгына язылган әсәре, 2017 елда пьеса «Яңа татар пьесасы» бәйгесе финалына чыгып, махсус приз алган. Әсәрнең профессиональ сәхнәдә куелганы юк, әмма режиссер Әминә Миндияр аны 2018 елда «Калеб» яшьләре белән куеп, Камал театрының Кече залында аншлаг белән күрсәткән иде.

* Шунысы да игътибарга лаек: Җәүдәт ролен Салих Сәйдәшев музееның хәзерге мөдире, драматург Айдар Әхмәдиев, Зөбәрҗәт ролен шагыйрә һәм татар теле укытучысы Ләйлә Хәбибуллина башкарды.

«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» Камал театрының зур залында куелды. Спектакльне тасвирлауны гаҗәеп зәвыклы сценографиядән башлыйм. Театр рәссамы Геннадий Скоморохов, заманча технологияләр буенча эшләнгән сәхнә мөмкинлекләрен оста кулланып, кызыклы декорацияләр ясаган. Җәүдәтнең фотостудиясе, Мотыйгулла бай йорты, Җәүдәт бүлмәсе, Мотыйгулла байның бакчасы (балкон сәхнәсе) сәхнә әйләнеп алышына, балкон «үсеп чыга».




«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»: кемгә – мәхәббәт, кемгә – бер җәдитче трагедиясе


Кыскасы, техник яктан шактый катлаулы, димәк, теләсә нинди театр мәйданчыгына алып барып булмый торган спектакль барлыкка килгән.

Геннадий Скоморохов белән бергә бер иҗади команда булып, спектакльне Екатерина Горшкова (костюмнар буенча рәссам), Илшат Сәяхов (яктылык буенча рәссам), Филипп Замахаев (видеомэппинг) бизәгән.

Музыкаль бизәлеш композитор Эльмир Низамов, Андрей Алексеев (оркестровка) һәм Данияр Соколов (дирижер) җаваплылыгында. Җыр текстларын шагыйрә Резеда Гобәева язган.

ххх

Вакыйгалар ХХ гасыр башында Казанның Иске Татар бистәсендә бара. Җәүдәт, атадан калган малын кулланып, фотостудия ачкан.


«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»: кемгә – мәхәббәт, кемгә – бер җәдитче трагедиясе


Бу – гаять кызыклы чор. «Җәдитчелек һәм кадимчелек бәхәсе» дип тә аталачак чор. Байларның өйләрендә суга торган һәм билгеле бер вакытта татар көйләрен уйнаучы сәгатьләр дисеңме, металл пластинкаларга яздырып, механик музыка тартмаларында милли музыканы уйнатулармы, көзгеле шкафлар барлыкка килә, театр уйнаулар, кыллы ансамбльләр, русча укытулар һәм әлеге дә баягы фотосурәткә төшүләр...


Алдынгы карашлы җәдитчеләр – мәсәлән, механик музыка тартмалары (өстәл әргәннәре) өчен татар көйләре яздырылган тишекле металл тәлинкәләр ясаучы Гариф Минкиннар, Гыйләҗетдин Сәйфуллиннарны тарихтан укып белсәк, алар белән беррәттән Илгиз Зәйниев уйлап тапкан персонаж фотограф Җәүдәт тә рус дөньясы аша Европадан килгән могҗизаларны татар дөньясына кертә.

Казан байларының башкалардан артта да каласы килми, шул ук вакытта буыннан буынга килгән «ярамыйлар» да борчып тора. Шулай да көзгеле шкафлар да алып кайта, фотосурәткә дә төшә Мотыйгулла байлар – Мәрҗани хәзрәтләре үзе төшкәнне…


«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»: кемгә – мәхәббәт, кемгә – бер җәдитче трагедиясе


Әмма татар дөньясына һәм шул ук алдынгы яшьләребезгә чит дөньядан, технологик могҗизалар белән бергә, яманы да, әйтик, комарлы уеннар да керә. Чөнки, тормыш – уен.

Алдынгы карашлы җәдитче егет, үзе шагыйрь, үзе фотограф Җәүдәт моннан 1 ел элек театрда Мотыйгулла бай кызы Зөбәрҗәтне күреп гашыйк була һәм аңа шигырьләр багышлый. Ә көннәрдән бер көнне, хыялны чынбарлык итеп, фотостудиягә Мотыйгулла бай үзе килеп керә – карчыгы Наҗия һәм гүзәл кызы Зөбәрҗәт белән. Шигырьләр аша гына белдерелгән мәхәббәт югарырак дәрәҗәгә күчә – егеткә Зөбәрҗәтнең укытучысы булырга насыйп була. Шуннан соң вакыйгалар тизрәк әйләнә башлый: кызы белән үбешеп торган егетне күреп, Мотыйгулла бай кыйнап чыгара. Бу вакытта егет инде, карта уйнап акчалар отып һәм оттырып, фотостудиясен дә югалткан бер мескен хәлдә була...


Кем син, Җәүдәт? Шигъри күңелле мәҗнүнме? Комарлы уеннарга хирыс аферистмы? Кыскасы, теләсә кайсы кыз бала анасы «баламның юлына мондый адәм очрамасын» дип дога кылырлык адәм актыгы дип күрдем мин аны. Аны кыйнап чыгарган Мотыйгулла абзыйны күңелемнән 100 процент акладым (гафу итегез!).

Спектакльнең икенче бүлеге турында язмыйм, чөнки Илгиз Зәйниев сюжетны виртуоз гына итеп борып куйган да, сәхнәгә, ни үле, ни тере булып, монстрга әверелә язган Җәүдәт чыга…


«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»: кемгә – мәхәббәт, кемгә – бер җәдитче трагедиясе


Спектакль дәвамында Илгиз Зәйниев дөнья классикасындагы бик күп билгеле әсәрләргә сәлам биргән һәм күз кыскан. «Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» пьесасындагы атаклы балкон сәхнәсе татар спектакле сюжетына нечкә ирония белән шулкадәр матур кереп утырган. Икенче бүлектә Җәүдәтебез Ромеодан Квазимодога әверелде. Монысы Виктор Гюгоның «Собор Парижской Богоматери» романы инде», – дип язган булганмын, әлеге пьесаны һәвәскәр яшьләр уенында карагач. Җәүдәт ролен башкарган Алмаз Борһановның көчле тавышлы җырын да ишеткәч, «Призрак оперы» әсәре элементлары да искә төште. Әлбәттә, Достоевскийның «Игрок» романы да. Шулай итеп, автор, фотоаппаратлар, пальмалар белән бергә, татар чынбарлыгына дөнья классикасын да китергән, хәер, мөгаен, киресенчә, дөнья классикасы аша татар дөньясына күз салган.

ххх

Спектакльнең зур уңышы һәм, хәтта, татар театры тарихына керткән өлеше дип тә өстәргә җөрьәт итәм – Рамил Төхфәтуллинның театр сәхнәсенә кайтуы.



«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»: кемгә – мәхәббәт, кемгә – бер җәдитче трагедиясе


Әлбәттә, ул күптән театрда эшли, ләкин соңгы тапкыр аны сәхнәдә кайчан күрдегез? Яңасы чыгып тормагач, мин дә онытып бетергән идем инде. Рамил Төхфәтуллин бу спектакльдә чын мәгънәсендә академик театр дәрәҗәсендәге уен күрсәтте. Менә нинди булган ул чын татар бае: мөселман тәртипләрен дә сакларга, шул ук вакытта заманнан артка да калмаска тырышкан. Ул – ышанып өенә керткән учительның кызына «үрелүен» күреп, кыйнап та чыгарган, шул ук вакытта гаебен аңлап, табиб та китерткән, ипләп кенә егетне юлдан алып куярга тырышкан, ярдәмен зәкәт хисабына дип тәгаенләп куйган чын татар бае инде менә! Кыскасы, Рамил Төхфәтуллин затлы татар баен уйный.

* Рамил Төхфәтуллинның театрда була торып та уйнамавы (аз уйнавы) миңа һәрвакыт өйгә кыйммәтле каһвә машинасы алып куеп, аны эшләтмичә, «растворимый» каһвә болгатып эчүне хәтерләтә иде. Ниһаять, Илгиз Зәйниев әлеге кыйммәтле машинаны эшләтеп җибәргән – барыбызны да «сыйлады».

Режиссер Җәүдәтттән (Алмаз Борһанов) башка төп рольләргә 2 состав ясаган. Мотыйгулла бай – Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин. Бай хатыны Наҗия – Татарстанның халык артисты Илсөя Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Йосыпова. Зөбәрҗәт – Рәйхан Габдуллина, Айгөл Гардисламова. Фатыйх шәкерт (Рәдиф Галимов), табиб Карл (Рамил Вәҗиев), асрау кыз Әсма (Айгөл Миңнуллина) персонажларын берәр артист кына уйный.


Премьера алдыннан булган ябык күрсәтүдә Зөбәрҗәтне Айгөл Гардисламова уйнады. Айгөл – театрга стажер буларак килеп кергән консерватория белемле җырчы кыз. Тавышы соклангыч, үзе чибәр. Кирәк иде Камал театрына челтерәп торган тавышлы гүзәл актрисалар – сокланып карадым.

Тагын бер ачыш – Рәдиф Галимов. Аның ихлас, самими шәкерте актерның дебюты булмаса да, егетне байтак рольләрдә күрсәм дә, аны үзем өчен яңадан ачтым. Егетнең потенциалы бар.

Алмаз Борһанов театрның гаҗәеп кызыклы артисты булса да, бу спектакльнең беренче бүлегендә чын ир-ат булып гаярь генә йөрсә дә, икенчесендә аның аңлаешсыз авазлар белән ы-ылдап (әйе, яңа фигыль – аның сөйләменә башка сүз таба алмадым – авт.) йөрүе дискомфорт тудырды. Нигәдер Алмаз роле кебек тоелмый бу персонаж.

Программага кермәгән бер «нәни артист» – каравылчыны уйнаган Татарстанның атказанган артисты Айрат Арслановка ияреп сәхнәдән үткән маэмай барыбызны да елмайтты. Ул эт булмаса да, спектакль шул ук дәрәҗәдә кабул ителер иде – сюжетка кагылышы юк. Әмма ул этнең үтеп китүе – матур бонус. Сәхнәнең уң ягында торган пальма гөле кебек – ул булса-булмаса да спектакль барыр иде, әмма аның сәхнәдә торуы – күзгә рәхәт. Хәер, мәгънәсе дә бар бугай – читтән килгән үсемлекнең торуы читтән килгән технологияләрнең дә татарны сынавына тиң. Кемдер сына, кемдер чыныга…


«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»: кемгә – мәхәббәт, кемгә – бер җәдитче трагедиясе


Театр бу спектакле турында «мәхәббәткә гимн» дип яза. Резеда Гобәева белән Эльмир Низамов язып, Алмаз Борханов белән Айгөл Гардисламова җырлаган җырлар гимндыр, әлбәттә. Ә төбендә – җәдитче егетнең трагедиясе.



«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»: кемгә – мәхәббәт, кемгә – бер җәдитче трагедиясе



«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»: кемгә – мәхәббәт, кемгә – бер җәдитче трагедиясе



«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»: кемгә – мәхәббәт, кемгә – бер җәдитче трагедиясе


 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


Источник

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...