
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучы, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты Ландыш Әбүдәрованың «Умарта» китабын студентларга тәкъдим итү чарасы узды. Очрашуны КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина оештырды.
Чара барышында «Умарта» китабына кергән әсәрләрдән өзекләр укылды һәм язучы белән җанлы аралашу оештырылды. Гөлфия Гайнуллина билгеләп үткәнчә, Ландыш Әбүдәрова – татар әдәбиятына яңа юнәлеш һәм яңа образлар алып кергән автор. Галимә фикеренчә, «Умарта» китабы язучының озак еллар дәвамында килгән иҗат уңышларының нәтиҗәсе булып тора.
«Язучы үзе әйткәнчә, әсәрнең язылу вакыты белән танылу вакыты бер булмаска да мөмкин. Чынлап та, әдипләрнең әсәрләре танылса да, укучылары тарафыннан яратып кабул ителсә дә, үз заманының әдәби тәнкыйте аларны бәяләргә дә, күтәрергә дә, танытырга да ашыкмый. Бу чараны мин махсус язучының үзе белән очрашу кебек уйладым, аның иҗатына аз гына кагылып үтү өчен», – дип ассызыклады Гөлфия Гайнуллина.
Автор үзе студентларга иҗат процессының нечкәлекләрен аңлатты. Ландыш Әбүдәрова проза һәм шигырьнең төрле импульслардан тууын, прозага яшь барган саен һәм тормыш тәҗрибәсе туплангач кына килүен әйтте. Аның сүзләренчә, «Умарта» әсәренең нигезендә язучының туган авылы һәм ул күргән реаль образлар ята, ләкин алар фантазия призмасы аша уздырылып сурәтләнә.
Язучы шулай ук һөнәри осталык мәсьәләсенә дә тукталды. Ул профессиональ иҗат белән шөгыльләнүче кеше әдәбият теориясен һәм тарихын яхшы белергә тиешлеген искәртте. Ландыш Әбүдәрова язучылыкны табиб яки инженер эше белән чагыштырды: үз һөнәренең төбенә төшенмәгән кеше сыйфатлы эш башкара алмый.
