Әлмәттә яшь язучыларны укыту программасына старт бирелде

Татарча һәм русча проза әсәрләре, шулай ук кино өчен сценарийлар язарга өйрәнергә теләгән 39 кеше 2026 елның 1 июленнән «ЛитЛаб» онлайн уку программасы кысаларында белем эстәргә кереште. Алар арасында Әлмәт, Казан, Мәскәү, Чаллы һ.б. шәһәрләрдә яшәүчеләр бар. Кичә алар нефть башкаласының Автор җыры клубында әдәби лабораториягә старт бирү тантанасында җыелды.
Проектны «Татнефть» хәйрия фонды һәм Әлмәтнең санлы иҗат академиясе оештыра. Татарстан Язучылар берлеге бу лабораториядә партнёр буларак катнаша.
Лабораториядә катнашу өчен барлыгы 120дән артык гариза кабул ителгән. Татарстан Язучылар берлеге экспертлары иҗади эшләр белән танышып, авторлар белән сөйләшүләр уздырган. Нәтиҗәдә 21 кеше «проза» юнәлешенә, 18 кеше «киносценарий» төркеменә узган. Шуларның сигезе — татар телендә язучылар.
2026 ел ахырына кадәр, ягъни җиде ай дәвамында, язучылар кураторлар һәм белгечләр белән бергәләп үз әсәрләрен иҗат итәчәк. Уку программасында лекцияләр, осталык дәресләре, мөхәррирлек сессияләре, шәхси консультацияләр көтелә.
«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова нефть компаниясенең 30 елдан артык китап чыгару белән шөгыльләнүен билгеләп үтте. «Киләчәктә яхшы китаплар чыксын өчен бүген яшьләрне язу эшенә укытырга кирәк. «ЛитЛаб» — шуны уйлап гамәлгә куелган проект», — диде ул.
«Без инде күптәннән яшь язучылар өчен махсус мәйданчык булдыру турында хыяллана идек, — диде «Рухият» программасы җитәкчесе һәм проектның авторы Алинә Мостафина. — Бу мәйданчыкта безнең иҗатчыларыбыз үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып, бер-берсенә текстларын күрсәтеп, ялгышудан курыкмыйча язарга өйрәнерләр, дип ышанабыз. «ЛитЛаб» — ул идея текстка, ә текст тарихка әверелә торган урын. Бу проектны башлап җибәрүгә мин чиксез шат!».
«Мин сезгә бераз көнләшебрәк тә карыйм», — диде Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр катнашучыларга. «Чөнки әле күптән түгел генә, апрельдә, без заманча драматургия семинар-лабораториясе эшенә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләгән идек. Шул тәҗрибәдән чыгып әйтә алам, «ЛитЛаб»та катнашучылар ярты елдан артык үзләре кебек үк иҗатны яратучы иптәшләре белән бер һава сулап яшәячәк, үзенә күрә бертөрле якты фәлсәфә белән каймаланган атмосферада булачак. Барысына да уңышлар телим! Оттыручылар булмас, дип ышанам!» – диде ул.
Тулырак мәгълүмат белән проектның сайтында танышырга мөмкин.
Резедә Шәмсуллина Фотоларны Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» матбугат үзәге тәкъдим итте
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/
Источник