«Алданганын сизгәч кенә, улына сөйли». Фатир сатып алганда акчаларны ничек югалтмаска?

Россиядә пенсионерлар катнашында мошенниклык очраклары ешайды. Алар башта фатирларын сата, ә соңыннан сатудан кергән акчаны мошенникларга тапшыра.
Милекне саклап калу өчен, туганнары, суд аркылы һәм экспертиза ясап, өлкән кешеләрне «үз акылында түгел» дип таный, һәм алар фатирларында кала. Сатып алучыларга, иң яхшы очракта, килешүгә сарыф ителгән акчаларны кире кайтарырга хөкем итәләр. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Опекунны 3,3 млн сум түләргә мәҗбүр иткәннәр
Чаллы судында түбәндәге хәл каралды.
2024 елның февралендә сатып алучының улы күчемсез милек агентлыгына үзенә фатир сайлап алу үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Агентлыкта рәсми булмаган рәвештә эшләүче сатулар буенча менеджер бушлай белдерүләр сайты аша вариантлар тапкан. Тәкъдимнәрнең берсе ир-атка ошаган, караган вакытта, ул торакның өлкән яшьтәге хуҗасы белән күрешкән.
«Пенсионер хатынның адекват булуында шик тумады. Аның ягыннан килешүдә 2 риелтор бар иде. 1 бүлмәле фатирны ярты сәгатьтә карап чыктык. Сатуның сәбәбен күченү дип атады. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрен күрсәтте, торакта булган җитешсезлекләр турында сөйләде. Бер көннән килешүгә чыктык – сату-алу буенча документлар имзаладык. Сатучыга 3,3 миллион сум акча бирдем, бу хакта расписка дәлилли. Аның кайчан теркәү исәбеннән төшә алуы турында сүз кузгаттылар, – дип сөйләде сатып алучылар.
Әмма, алар сүзләренчә, фатирга милек хокукы күчү дәүләт теркәве аша узмаган. Росреестр процедураны туктаткан. Сәбәбе: «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, анда зыян күрүче кеше фатирны сатудан акча биргән пенсионер булган.
«Миңа билгесез номердан шалтыраттылар. Шалтыратучы үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырды һәм, фатирны мошенниклар сатарга тырыша, дип хәбәр итте. Аны саклап калу өчен, торакны фиктив рәвештә сатып, кадастр номерын үзгәртергә кирәк, диделәр. Мин курыктым, ышандым. Өч риелтор номерын бирделәр, алар белән ничек сөйләшергә икәнен аңлаттылар. Бер риелтор кыз фатирны сатарга ризалашты һәм аны карарга килде. Килешүгә кадәр миңа шалтыраттылар һәм «барысы да фиктив була, мин бернәрсә дә югалтмаячакмын, бары тик кадастр номеры гына үзгәрәчәк» диделәр», – дип сөйләгән пенсионер ханым.
Шул ук вакытта мошенник аңа беркемгә дә берни дә әйтмәскә кушкан, югыйсә балаларының һәм якын танышларының проблемалары булачак, дигән. Килешүдән соң шалтыратканнар һәм, ялган сату-алудан кергән акчаларын кире кайтарырга кирәк, дигәннәр. Пенсионер хатын аларны кара пакетка төреп, кичен билгесез ир-атка тапшыра. Үзен алдаганнарын сизгәч, улы белән уртаклаша. Алар полициягә мөрәҗәгать иткән.
2024 елның мартында улы әнисен табиб-психиатрга күрсәткән. Анда деменция булуын ачыклыйлар, суд тарафыннан ул сәләтсез дип таныла. Димәк, фатирны сату-алу килешүен имзалаганда нәрсә эшләгәнен аңламаган. Суд килешүне гамәлдә түгел дип таный, ә пенсионер опекунын сатып алучыларга торак сатудан кергән бөтен сумманы түләргә мәҗбүр итәләр.
Тагын бер шундый эш суд каравында. Мәскәүдә медкомиссия катнашында өлкән кешедә психик тайпылышлар булуын тану мәсьәләсе хәл ителә.
Титуллы иминиятләштерү булышачак
Адвокат Сергей Русинов хәбәр иткәнчә, бүген Россия Дәүләт Думасында фатир сатучының эшкә сәләтле булуын раслый торган белешмәне мәҗбүри рәвештә тәкъдим итүне күздә тота торган закон проекты карала. Илдә өлкән яшьтәге кешеләр торак сатканнан соң прокуратурага, аннары судка мөрәҗәгать иткән очраклар күп. Анда экспертиза барышында аларның килешүне аңлы рәвештә башкарырга мөмкинлек бирми торган психик тайпылышлары барлыгы ачыклана.
«Хәтта кабул ителгән закон булмаганда да, сатучылар кешенең нормаль булуы, фатирны аек акылында һәм ныклы хәтерендә килеш сату турында эшкә сәләтле булуын раслый торган белешмә таләп итәргә кирәк. Бәлки, сатучы психоневрология диспансерында исәптә торадыр. Хәзерге заманда бу – бик җентекле игътибар таләп итә торган беренче момент. Алга таба паспортын тикшерергә, әгәр торак никахта сатып алынган икән, тормыш иптәшенең нотариаль ризалыгын соратып алырга кирәк. Шулай ук ЕГРНнан выписка алырга, коммуналь хезмәтләргә бурычлар булмауны ачыкларга кирәк. Барысы да законлы булсын өчен, килешүне нотариуста башкару яхшырак», – дип киңәш итте Сергей Русинов.
Фатирны сатучы пенсионерның туганнары белән аралашып алу да артык булмый. Аның фатирны ни өчен сатуын ачыкларга була. Әгәр алар аралашудан баш тарта икән, бу – уйлану өчен сәбәп. Мондый килешүгә бармау яхшырак.
«Риелторлар чатында пенсионер хатын-кыз катнашында суд очрагы турында актив фикерләштеләр. Алар шәһәрдә күп түгел, әмма тенденция бар. Һәм бу тенденция бик үк яхшы түгел. Бүген өлкән яшьтәге кеше белән килешүдә документлар буенча үзеңнең иминлекне саклау мөмкин түгел. Әлбәттә, эшкә сәләтле булу турында белешмә соратып алырга була, аны алу озак түгел. Әмма аңа шикаять биреп була, чөнки аны биргән вакытта өстәмә медкомиссия булмый. Әгәр закон дәрәҗәсендә комиссия тарафыннан медицина тикшерүен сорасалар – бу объектив бәяләмә булачак. Хәзер ул суд тарафыннан билгеләнә, ә бу – озак», – дип аңлатты риелтор Наталья Катаева.
Риелтор күчемсез милеккә титуллы иминиятләштерү ясарга киңәш итә. Бу – гади эш түгел, бик күп документ җыярга кирәк. Ул килешү гамәлдә түгел дип танылганда, мошенниклык очрагында, законнарны бозганда, хокук билгели торган документларда хата ясаганда фатир хуҗасын яклаячак. Әмма 100 процентлы гарантия дә юк, чөнки сатучының белешмәләр җыярга теләве икеле, һәм сатып алучы өчен арзан булмаячак. Мәсәлән, кайбер банклар ипотека вакытында ук күчемсез милекне титуллы иминиятләштерүне тәкъдим итә, ә башкалары – югалту белән бәйле рәвештә гарантия һәм бәяне кайтару белән килешү тәкъдим итә.
Татарстан буенча Росреестр җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр иткәнчә, намуслы сатып алучыларны саклап калу мәсьәләсе хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә хәл ителә.
«Яклау чаралары эшләнә. Мәсәлән, «суыну чоры», ягъни фатирны сату-алу буенча килешү төзегәннән соң, аннан кергән акчалар «катырыла». Әлегә бу – фикер алышу этабында. Якын арада яклау чаралары эшли башлар дип өметләнәбез», – диде Лилия Борһанова.
Цифрлар һәм фактлар
Россия Росреестры статистикасы буенча, 2024-2025 елларда мошенникларның сатучыга басым ясавы аркасында гамәлдән чыгарылган килешүләр саны 20 процентка арткан. Пенсионерлар катнашында фатир сату-алу буенча 3 меңнән артык килешү гамәлдә түгел дип табылган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/
Источник