
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белешмәләре буенча, 2030 елга онкология белән авыручылар һәм үлүчеләр кимендә ике тапкыр артачак. «Безнең алда моны булдырмый калу бурычы тора. Моның өчен авыруны кыска вакыт эчендә ачыклау, пациентның тиз арада маршрутизациясен төзү кирәк. Барлык профильле оператив штаблар шуңа багышланган», – диде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Карпин журналистларга.
Ул бүген Казанның IT-паркында Россия онкологлары съездында яман чирне мөмкин кадәр киметү, авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган технологияләр турында әйтте.
«Съезд Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән үткәрелә. Аннан сәламләү хаты да килде. Һәр чарага да Президенттан хат җибәрелми. Бу безнең кирәкле белгечләр булуыбызның бер билгеседер. Безгә Хөкүмәт ярдәме бар. Бөтен дөньяда проблеманың әһәмиятен аңлыйлар», – диде Андрей Карпин.
Аның сүзләренчә, күнекмәләрне, белемнәрне киләчәк буын табибларга тапшырырга кирәк. «Моның өчен яшьләр олыларны тыңласын, өлкәннәр дә яшьләрне ишетә белергә тиеш, яшьләр дә хәзер киң карашлы, гыйлемле», – диде баш онколог.
Андрей Карпин билгеләп узганча, онкологиягә каршы көрәш, ул, гомумән, дисциплинаара фән. «Кардиоонкология дигән белгечлек барлыкка килде, онкологик авыруларны реабилитацияләү гамәлдә, шуңа күрә бүген кардиологлар да, реабилитологлар да чыгыш ясаячак», – диде белгеч.
Баш онколог күп кенә илләрдә ракның дүртенче стадиясе очракларын киметә алмауларын әйтте. Аның сүзләренчә, бу – дүртенче стадиядә булган кайбер пациентларны ныклап дәвалануга этәрә алмау белән дә бәйле. «Без исә, өченче стадиядәге авыруларны 1,2 нче стадияләргә күчерү бәрабәренә киметә алабыз», – диде Карпин.