Рәдиф Җамалетдинов: Сез - безнең визит карточкасы


Рәдиф Җамалетдинов: Сез - безнең визит карточкасы


«Без традициягә нигез салабыз!», «Сез - безнең визит карточкасы!», «Эчкерсез контентны таратучылар булыгыз!» - КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов әлеге сүзләреннән югары уку йорты тарихында яңа бит башланды. Институтта беренче тапкыр «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Бренд-коммуникацияләр һәм реклама дизайны» юнәлешен тәмамлаучы 63 студентка дипломнар тапшырылды. Бу хакта Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рәдиф Рифкатович, аларга карап, хисләрен яшермәде: «Институт өчен бу чыгарылыш — чираттагысы түгел, ә тарихи чыгарылыш», - диде ул.

«Бүген без сезнең белән чишмә башында торабыз, — дип мөрәҗәгать итте директор чыгарылыш курс студентларына. - Сез Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының яңа сәхифәсен башлыйсыз. Сезнең исемнәрегезнең ничек яңгыравы, һөнәри язмышларыгызның ничек формалашуы безнең чыгарылышның йөзе булачак та инде. Сез - Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының якындагы дистә елларга визит карточкасы».

Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, бу чыгарылыш - реклама белгечләре генә түгел. Ул аларны «мәгънә архитекторлары», «иҗтимагый көн тәртибен булдыручылар» һәм «диалог осталары» дип атады. Һәм аларның төп коралы - алгоритмнар һәм нейрочелтәрләр түгел, ә зур хәрефтән язылган Сүз, дип искәртте ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru



ВК - https://vk. com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


Рәдиф Җамалетдинов: Сез - безнең визит карточкасы


Источник

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...