
Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге, Россия һәм әфган лингвистлары белән берлектә, җирле кабиләләр теленең үзенчәлеген һәм диалектын исәпкә алып, әфган татарлары өчен заманча татар телен өйрәнү буенча онлайн‑проект эшләтеп җибәрергә планлаштыра.
Әфганстанның Россия эшлекле үзәгендә аңлатуларынча, әфган татарларының күбесе хәзерге татар телен өйрәнергә тели. Ул аларга бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге белән аралашу өчен кирәк.
«Әфган татарларына татар телен өйрәнүдә ярдәм итү өчен, Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге лингвистик онлайн‑проект эшләтеп җибәрергә планлаштыра, ул киләчәктә татар телен үзләштерү һәм Әфганстандагы татарлар аралаша торган дари теленә тәрҗемә итү өчен нигез булачак. Проектны «زبان تاتار – Татар теле» дип атарга булдылар. Биредә җирле диалект фразаларын һәм сүзләрен эзлекле рәвештә тикшерәчәкләр һәм татарчага тәрҗемә итәчәкләр», – дип уртаклашты Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.
Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, Әфганстан татарлары Әфганстан халыклары һәм кабиләләре арасында үзләренең милли үзенчәлекләрен саклап кала алган: диннәрен, гореф-гадәтләрен, һәм иске татар телен саклап калуга ирешкән.
«Әфганстан татарлары тарихын өйрәнү буенча ун ел эшләү дәверендә безнең тарафтан мең сәгатьтән артык уникаль аудио-һәм видеоматериал тупланды. Моннан тыш, татарлар тупланып яши торган төрле провинцияләрнең аксакаллары белән аралашып, без татар дин белгечләренең, шагыйрьләренең, язучыларының һәм дәвалаучыларның борынгы кулъязмаларын җыеп, Әфганстан Фәннәр академиясенә саклауга тапшырдык», – дип билгеләп үтте Рөстәм Хәбибуллин.