
7 октябрьдә Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында чираттагы «Беренче чәршәмбе» чарасы – «Киртәләрне кичеп» мини-фестивале узачак. Бу юлы программа тәрҗемәдә яңгырый торган татар әдәбиятының үзенчәлекләренә, аның башка телләр, әдәбиятлар һәм мәдәниятләр белән очрашу нокталарына багышлана.
Мини-фестиваль кунакларны тәрҗемә темасына игътибар итәргә, таныш шигъриятне чит телле укучы яңгырашында тыңларга һәм Татар китабы йорты урнашкан тарихи бина белән якыннанрак танышырга чакыра. Кичке программага керү түләүсез, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Программа
17:30 – «Дөньяныкын – татарча, татарчаны – дөньяга»
Дөнья әдәбияты әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләренә һәм татар әдәбиятын башка телләргә тәрҗемә итүгә багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итү.
Кайчандыр дөнья әдәбиятының төрле әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителгән. Әлеге традицияне бүген дә дәвам итәргә кирәкме? Ни өчен? Бергәләп шушы сорауларга җавап эзләрбез.
18:00 – «Башкача яңгырый» шигъри композициясе
Туган тел – үзеңә ишетелми торган тел. Ул сулыш кебек: барысы да тәртиптә икән, син аны сизмисең.
Казан дәүләт мәдәният институтының 11 студенты Габдулла Тукай шигырьләрен татар телендә укыячак. Аларның күбесе өчен татар теле – чит тел, ә шигырьләр – яттан өйрәнелгән авазлар тезмәсе. Уку барышында хаталар да булырга мөмкин, әмма нәкъ менә шул читтән караш Тукай шигъриятенең яңгырашын башкача ишетергә мөмкинлек бирә.
