
Татарстан китап нәшриятында танылган методист, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллованың «Мин һәм татар теле» исемле үзөйрәткече басылып чыкты.
Автор, төрле курсларда татар телен укыту тәҗрибәсенә таянып һәм телне өйрәнә башлаучыларның ихтыяҗын истә тотып, яңа төр укыту әсбабы төзегән. Анда көндәлек тормыш белән бәйле 12 тема урын алган. Аларның һәрберсендә гади аралашу ситуацияләренә бәйле диалогик сөйләм үрнәкләре; актив тематик лексика һәм сөйләп калыплары; грамматик кагыйдәләр һәм аларга караган мисаллар; өйрәнелгән берәмлекләрне гамәли үзләштерү өчен төрле күнегүләр; тема ахырында үзтикшерү оештыру өчен тестлар бирелгән.

«Үзөйрәткечнең төп үзенчәлеге – кулланучыларны сөйләм үрнәкләрен тыңлап кабул итәргә, күп тапкырлар кабатларга, укырга өйрәтү, нәтиҗәдә алган белемнәрне һәм күнекмәләрне гамәли кулланырга күнектерү. Үзөйрәткечтә урын алган сөйләм үрнәкләрен тыңлау өчен, махсус QR-код күрсәтелгән. Татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Һәркемгә җиң сызганып укый башларга һәм мөмкин кадәр күбрәк татарча аралашырга гына кирәк!» - диде «Татар-информ»га Кадрия Фәтхуллова.
