«Татмедиа» хезмәткәрләрен медиакомпаниянең 19 еллыгы белән котладылар

«Татмедиа» медиахолдингы бүген үзенең 19 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге уңайдан «Татмедиа» бинасында бәйрәм чарасы узды.
«Татмедиа» – ул республикабызның байлыгы. Юллар – кан тамырлары дигән гыйбарә бар. Ләкин алардан тыш, нейрон элемтәләр дә кирәк, һәм без шундый рольне үтибез. Һәр филиал бердәм механизмга тоташа, һәм баш мие биредә, бу бинада урнашкан. Әлеге механизм ярдәмендә республика бердәм организм кебек эшли, һәм сез көндәлек хезмәтегез белән үз өлешегезне кертәсез», – диде «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов.

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Медиакомпания хезмәткәрләрен шулай ук «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та котлады.
«Безнең зур бай тарихыбыз, йөз елдан артык тарихка ия газета-журналлар бар, һәм күпсанлы кешеләр йөз ел дәвамында безнең предприятиене булдырган. Әмма иң мөһиме – без киләчәкне аңлыйбыз һәм бу киләчәкне булдыру буенча системалы эш алып барыла», – диде Садыйков.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Алда компанияне яңа һәм кызыклы цифрлы дөнья көтә, һәм барлык хезмәткәрләргә дә бу юнәлештә үсәргә кирәк, дип өстәде Садыйков. Шул рәвешле, узган атнада Түбән Камада Яңа медиа фестивале узды, анда «Шәхси бренд», «Нәтиҗәле графика», «Вируслы ролик» һәм «AI-журналистика» номинацияләрендә иң яхшы хезмәткәрләр билгеләп үтелде.
«Без шундый форматта эшләячәкбез», – диде Садыйков.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Гөлназ һәм Илсур Шәрифҗановлар оешма хезмәткәрләренә дәртле җырларын бүләк итте. Аннары «Татмедиа» хезмәткәрләре арасында призлар уйнатылды.
«Татмедиа» АҖ медиахолдингы 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырылган.
Бүгенге көндә «Татмедиа» составына 66 филиал керә. Басмалар мультимедиа форматында эшли һәм социаль челтәрләрне актив үстерә. Газета-журналлар дүрт телдә (рус, татар, чуваш, удмурт) чыга. Холдингта якынча 1,5 мең хезмәткәр исәпләнә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/
Источник